3-6 декабрьдә Казан шәһәрендә илебезнең яшь бадминтончылары өчен төп һәм абруйлы ярыш – 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Россия Беренчелеге үткәрелде.
Ярышларда Россиянең 19 төбәгеннән 150дән артык спортчы катнашты. Призлы урыннар алу һәм Россия җыелма командасына керү өчен Краснодардан Владивостокка кадәр иң яхшы бадминтончылары җыелды. Республиканың 10 районнан килгән, шул исәптән безнең район вәкилләре дә, спортчылардан тупланган Татарстан җыелма командасы алдынгыларга җитди көндәшлек тудырды.
Фариза Моталипова, Альберт Гарифуллин, Айрат Ишанов һәм Дмитрий Севастьянов уңышлы чыгыш ясап, югары рейтингта торучы спортчыларга гына оттырды. Спортчыларыбыз җиңү дә яулады. Айрат Ишанов Түбән Кама районы спортчысы Тимур Закиров белән парлап уйнап Ульяновск өлкәсеннән килгән спортчыларны җиңде. Фариза Моталипова Казан спортчысы Алия Исмәгыйлева белән бергә шулай ук Ульяновск өлкәсеннән килгән спортчыларны җиңде.
Мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда безнең спортчылар беренче тапкыр катнаша. Бу аларга тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Спортчыларыбыз алга таба ярышларда катнашырлар дигән өмет бар.