Инвалидлар декадасы кысаларында Келәнче авылы мәдәният йортында чаралар үтте

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк,

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ.

     Китапханәче Ахметзянова А.С. белән мәдәният хезмәткәрләре  Келәнче авылы мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында, «Эчсәң чәй-җанда җәй» исемле чәй бәйрәме үткәрделәр.

      Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, чәй тарыхы турында сөйләнелде.   Кунаклар  сорауларга һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Җитезлектә, «Күңелле рәссамнар» конкурсында катнаштылар. Кичәнең истәлеге итеп аларга китаплар бүләк ителде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International