15 декабрь көнне Кама Тамагы штп Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Футбол көне"нә багышланаган ир-ат командалары арасында волейбол буенча турнир булып узды. Турнирда Кама Тамагыннан алты команда катнашты: Татар мәктәбе җыелма командасы, Кама Тамагы яшьләр командасы, МЧС командасы, укытучылар командасы, шулай ук Ветераннар һәм Футболчылар.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын –Татар мәктәбе командасы;
2 урын - Яшьләр командасы;
3 урын – МЧС командасы.
Кама Тамагы муниципаль районының МУДО "Балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе"нең футбол буенча тренер-укытучысы Ришад Хәнәнов ҖЧҖ "Кама Тамагы төзелеш гипсы заводы "ның иганәчесе буларак үстерү буенча директоры Татьянчикова Андрей Валентинович белән берлектә турнирны оештырдылар
Турнирны уздыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен иганәчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.