19 декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды.
Киңәшмәне ачып, Павел Николаевич кыскача алдагы атнада буласы чараларны билгеләде һәм көн үзәгендәге сораулар буенча фикер алышуга күчергә тәкъдим итте.
Киңәшмә барышында юлларны кышкы чорда тоту, түләүләрне электрон рәвештә түләү статистикасы, "Иң яхшы яңа ел чыршысы" район конкурсына әзерлек барышы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук 2017 елның I яртыеллыгына республика һәм район басмаларына язылу буенча мәсьәлә күтәрелде. Эшлекле дүшәмбе ахырында "Калай эше" компетенциясе буенча Junior Skills сайлап алу ярышларында Затон урта мәктәбе укучыларының беренче урынны яулаулары буенча мәгълүмат каралды.