19 декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды. Көн тәртибендә өч сорау каралды: Кама Тамагы муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең "Янгынга каршы махсус режим билгеләү турында"гы карарының үтәлеше; физик затларның милек салымын түләү буенча бурычлары; гыйнвар-февраль айларында муниципаль берәмлекләрдә гражданнар җыелышларын уздыру графигын төзү һәм билгеләнгән тәртиптә раслау.