Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, идарәнең игенчелек буенча консультанты Динар Исмәгыйлев, агрохимик Габделфәт Нигъмәтуллин, ТР буенча "Россельхозцентр" ФБГУның Кама Тамагы филиалы җитәкчесе Роберт Ганибаев ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агымдагы елда үсемлекчелек тармагы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга аның үсеш буенча киңәшмәсендә катнаштылар.
Үсемлекчелек тармагында хуҗалыклар эшчәнлегенә йомгак ясалды, агымдагы елда җитештерү күләме арту 10% тан да ким булмасын өчен 2017 елда тармакның үсеш нокталарын билгеләүгә аерым игътибар бирелде. Тыңлаулар нәтиҗәсендә безнең районга чәчү мәйданнары структурасын оптимальләштерү, минераль ашламалар белән тәэмин итү, сортлар сайлауга игътибарны юнәлтү, югары репродукцияле орлыклар булдыру, язгы кыр эшләрен уздыру өчен финанс ресурсларына ихтыяҗны билгеләү буенча киңәшләр бирелде.