14 декабрь көнне ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында иң яхшы белгеч" грантына республика җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Тантананы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты һәм җиңүчеләрне котлады.
Аннан соң җиңүчеләргә грантлар тапшырылды. Җиңүчеләрне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хәҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов, ТР Министлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тәбрикләде.
Агымдагы елда грантка барлык номинацияләр буенча 394 заявка бирелгән, эксперт комиссиясе 100 җиңүчене сайлап алган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Илнар Исмәгыйлев "Иң яхшы инженер" номинациясендә грант отты. Аны җиңүе белән котлыйбыз!