23 декабрь көнне Кама Тамагы штп Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кама Тамагы муниципаль районының төп яңа ел чыршысы ачылу тантанасы узачак.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре кунаклар өчен сәнгать номерлары белән кызыклы театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Шулай ук төрле яшьтәге балаларны, аларның ата-аналарын хәрәкәтле уеннар, эстафета, кышкы бәйгеләр һәм уеннар көтә. Гаиләгез белән килегез, күңелле булачак!