Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары авыл китапханәчесе белән берлектә "Происки колдуньи Инфекции" дип исемләнгән спектакль-әкият премьерасын тәкъдим иттеләр. Әкият шәхси гигиена кагыйдәләренә багышланган иде.
Әкият геройлары: Инфекция, маркиз-каприз, микроблар, патшабикә, укытучы-фәлсәфәче һ. б. Спектакль шәхси гигиена һәм туклану кагыйдәләрен үтәргә, һава торышына карап киенергә өйрәтә.