Кама Тамагы укучылары Президент чыршысына баралар

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

   16 иң яхшы Кама Тамагы  мәктәп укучылары республика Президент чыршысында катнашырга лаек булды. Ул 25 декабрь көнне "Татнефть-арена"да узачак.

  Төп  чыршы бәйрәменә, гадәттәгечә, район мәктәпләренең иң лаеклы 7-11 сыйныф укучылары барачак. Бу уку алдынгылары,олимпиада, төрле иҗади конкурслар, спорт ярышлары җиңүчеләре, иҗтимагый тормыш активистлары, шулай ук аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, асрамага алынган  балалар. Татарстан башкаласында аларны искиткеч шоу-программа, бүләкләр, төрле сюрпризлар һәм башка шәһәрләрдән килгән балалар белән аралашу көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International