Өстенлекләр арасында - авылда хезмәт активлыгын күтәрү

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

   Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов авыл халкы эшчәнлегенең һәм хуҗалык итүнең кече формаларының  активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне  20 декабрь көнне Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов үткәрде.

   Марат Готыф улы Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас һәм Тәтеш районнарында хуҗалык итүнең кече формаларының эшчәнлегенә йомгак ясады . "Теләсә кайсы икътисадның нигезе  – кешеләрнең эшлекле мәшгульлеге", – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Шулай ук, аның сүзләренә караганда, халыкның эшлекле активлыгын арттыру – ул республика хакимиятенең генә түгел, ә җирле үзидарә органнарының бурычы да .

   Чара кысаларында конкурста "Иң яхшы авыл җирлеге", "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык", "Иң яхшы гаилә фермасы" номинацияләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде. Кама Тамагы муниципаль районы буенча гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлек саны арту буенча иң яхшысы Олы Кариле авыл җирлеге, иң яхшы гаилә фермалары башлыклары арасында Кирельский авыл җирлегеннән Осипов Владимир Михайлович, иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык – Сөйки авыл җирлегеннән Макаров Владимир Александрович булды. Алар барысы да Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International