Атабай авылы мәдәният йортында «Чыршы утларын кабызу» бәйрәме

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

  20 декабрь көнне Атабай авылы мәдәният йортында «Чыршы утларын кабызу» бәйрәме булды. Кыш бабай килеп балаларның яңа елга әзерлекләрен тикшерде.  Алар Кыш бабайга узләренең һөнәрләрен  курсәттеләр: шигырь сөйләделәр, биеделәр, жырладылар. Ә Кыш бабай аларга тәм-томнар өләште, чыршы утларын кабызды һәм 29 декабрьдә Атабай авылы белән тагын очрашам дип, Каратал авылына китеп барды.

                                                                                                                                                                         Рәмис Зиннәтуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International