Һәр гаиләдә бик күп төрле вакыйгалар була, ләкин иң дулкынландыргычы - бала туу. Дөньяга кечкенә могҗиза барлыкка килү — барлык ата-аналар өчен иң зур шатлык.
20 декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы ЗАГС бүлеге Сунгатуллина Диана Ильдусовнага туу турында таныклык тапшырды. Кыз дөньяга 2016 елның 12 декабрь РФ Конституциясе көнендә туа. Диана гаиләдә беренче бала.