21 декабрь көнне Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе" 1999 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеген үткәрде. Ярышларда районның Кама Тамагы урта мәктәбе, Кадет мәктәп-интернаты, Затон урта мәктәбе, Кама Тамагы татар урта мәктәбе, Олы Салтык төп гомуми белем бирү мәктәбе, Тәмте урта мәктәбе, Олы Кариле урта мәктәбе, Иске Казиле урта мәктәбе, Рудник урта мәктәбе вәкилләре катнашты.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
КЫЗЛАР
I – Рудник урта мәктәбе;
II – Кама Тамагы урта мәктәбе;
III – Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе.
ЕГЕТЛӘР
I – Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе;
II – Олы Салтык төп гомуми белем бирү мәктәбе;
III – Олы Кариле урта мәктәбе.