Пәйгамбәребез хөрмәтенә

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

   Олы Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йортында дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Мәүлид бәйрәме үткәрелде.

  Чарада авылның имам-хатибы Илдус хәзрәт Мөхәммәдуллин бәйрәмнең килеп чыгуы турында сөйләде. Район үзәгеннән бәйрәмгә район Советы депутаты, район элемтә бүлеге җитәкчесе Миннур Нәбиуллин да килгән иде. Ул дини бәйрәмнәребезне онытмыйча алга таба да бергәләп билгеләп үтү, яшь буынга җиткерү турындагы фикерне әйтте.

   Чәй табыны артында узган чарада Туфан Миңнуллинның туганнары Динә Ганиева һәм Венера Сәлимуллина үзләре чыгарган бәет һәм шигырьләрен укыды. Авылның аксакалы Исфат Вәлиев Мәүлид бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International