Предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

   26 декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмәне үткәрде.

   Киңәшмә Сочи шәһәрендә ТУ-154 самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды. Аннары Павел Николаевич 2016 елда Кама Тамагы муниципаль районы  территориясендә республика һәм федераль программаларының тормышка ашыру нәтиҗәләре турында   кыскача мәгълүмат бирде, шуннан соң көн тәртибендәге мәсьәләләләр буенча  фикер алышуга күчтеләр. Яңа ел чаралары вакытында җәмәгать тәртибен саклауны оештыру (Россиев Д. М. – "Кама Тамагы " полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары) , яңа ел каникуллары вакытында балаларның   мәшгульлеге (Зиннәтуллин Р. В. - МКУ "Мәгариф Идарәсе" җитәкчесе), 2017 елның I яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе тәмамлану (Мингалиев И. А.– Кама Тамагы почтамты җитәкчесе) турында докладлар тыңладылар.

   Эшлекле дүшәмбе ахырында район Башлыгы барлык катнашучыларны  якынлашып килүче  Яңа 2017 ел белән котлады һәм нәтиҗәле эш теләде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International