Кама Тамагы укучылары Президент чыршысында катнаштылар

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

   25 декабрь көнне Кама Тамагыннан уналты  укучы  Казан шәһәренең "Татнефть-Арена" боз сараенда, республиканың  яңа ел чыршысында булдылар. Бүгенге чыршы бәйрәменә Татарстаннан 7000нән артык бала җыелды: активистлар, уку алдынгылары, фестивальләр җиңүчеләре, перспектив спортчылар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар.

   Чыршы бәйрәмендә  катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул бәйрәмдә катнашучы балаларны яшьтәшләре өчен  үрнәк һәм  Татарстанның горурлыгы дип атады.

   Яшь тамашачылар өчен Г. Х. Андерсенның  "Кар патшабикәсе. 2.0 версиясе" мотивлары буенча театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Төп геройлар Кай һәм Герда түгел, ә Камил һәм Гөлшат булдылар. Компьютер дөньясы булып Кар патшабикәсе уйнады.Бүгенге көндә  күп кенә балаларның  гаджетлар белән кызыксынулары, күп вакытны интернетта үткәрәләре сер түгел. Шулай ук Камилне дә  компьютер каршыннан аерып та алып булмый. Нәкъ менә шуңа күрә патшабикә аны үз дөньясына алып кереп китә. Бәхеткә, спектакль мәрхәмәтле финал белән тәмамлана– малайны тоткынлыктан коткаралар һәм ул күп вакытны компьютер каршында уздырмаска кирәклеген аңлый. Бу әкияттә барлыгы 1000 нән артык артист –"Созвездие – Йолдызлык" фестивале катнашучылары,   "Crystal" бию студиясе, "Шарм" шоу-театры, "Мгновение" бию театры, "Сәйдәш"  бию коллективы һәм башка артистлар катнашты.

   Бәйрәм программасы ахырында Россиянең  популяр җырчысы  Егор Крид чыгыш ясады. Президент чыршысының барлык катнашучыларына  традицион бүләк – тәм-томнар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International