Мәйданчыклар билгеләнде

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

   Районда һәм торак пунктта яңа ел бәйрәмнәре вакытында пиротехник эшләнмәләр куллану өчен урыннар билгеләнде.

   Кама Тамагы штп фейерверк һәм башка пиротехник куллану урыны - елга причалы янәшәсендәге мәйданчык. Куйбышев Затон, Тенеш штп һәм Тәмтедә -  җирле стадионнар. Калган торак пунктларда бу мәйданчыклар турындагы мәгълүмат авыл җирлекләрендәге мәгълүмат стендларына урнаштырылган . Шунда ук пиротехника куллану турында белешмәлек тә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International