Хөрмәтле коткаручылар һәм коткару хезмәте ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң җылы теләкләрне кабул итегез. Кеше гомерен коткару - югары һөнәрилек, батырлык, кыюлык таләп итә торган катлаулы, җаваплы һәм мактаулы һөнәр. Коткаручылар нәкъ менә шушы сыйфатларга ия. Сезнең өчен чит бәла юк, көн саен үз гомерегезне куркыныч астына куеп, башкалар гомерен коткарырга ашыгасыз.
Сезнең игелекле, авыр хезмәтегез Россия гражданнарының иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итә.
Сезгә нык сәламәтлек, саекмас энергия, күтәренке рух телим.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов