Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйдә булган. «Мәүлид» — гарәп сүзе — туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк, иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне, дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галим-голәмәләрне, фәкыйрьләрне җыеп, зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Расүлуллаһны хөрмәт илә искә төшереп, «Мәүлид шәриф» касыйдәсе укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән.
Шушы унайдан Кече Бортас авылы мәчетендә “Иман нуры” дип исемләнгән мәүлид бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә Олы Бортас, Кече Бортас һәм Балчыклы авылыннан кунаклар килгән иде. Бәйрәмне авылыбызның имам хатибы Гайнетдинов Мөнир абый һәм Кече Бортас, Олы Бортас авылы халкы оештырды. Бәйрәмне авылыбызның имам хатибы үзенең коръән сүрәләре белән ачып җибәрде, мәгънәле итеп вәгазьләр укылды. Килгән кунаклар тарафыннан мөнәҗәтләр, салаватлар әйтелде. Мәүлид бәйрәме чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм азагында шушы бәйрәмне оештыруда булышучыларга зур рәхмәт белдереп, исәнлек- саулык теләп, икенче елга да шулай исән-сау күрешуләр насыйп булсын дигән теләк белән бәйрәм табынына догалар укылды. Килгән кунаклар бәйрәмнән кәнәгать калып таралыштылар.