Балчыклы авылы мәчетендэ изге бәйрәм

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

   Динебездә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлид бәйрәме – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне. Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату максатыннан Балчыклы авылы жирле ижтимагый узидарәсе тарафыннан Балчыклы авылы мәчетендэ дә мәулид бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне  авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев  ачты. Авылның  имам хатибы эчтәлекле итеп вәгазь укыды, Мәулид бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләде. Гайнутдинов Мөнир абый коръән укыды, соңыннан мөнәҗәтләр, салаватлар әйттеләр. Бәйрәм кичәсе мул итеп әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте. Авылдашларыбыз барыннан да кәнәгать булып, аш-су әзерләучеләргә,бәйрәмне оештыручыларга исәнлек -саулык теләп таралыштылар.

                                                                                                                           Балчыклы авылы Жирле ижтимагый узидарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International