Районда “Полиция Кыш бабае” хәйрия акциясе старт алды

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

      28 декабрьдә районда “Полиция Кыш бабае” хәйрия акциясе старт алды.

      Аның максаты – аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим, кисәтү исәбендә торучы һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм күрсәтү.

- Мондый чараларга бездә аерым игътибар бирелә. Тылсымчы вазифасын хезмәткәрләребез яхшы башкарды, - ди полиция җитәкчесе Алексей  Васильев. – Яңа ел якынлашканда полиция участковые Әнвәр Баһаветдинов һәм балигъ булмаган эше буенча инспектор Алсу Баһаветдинова Кыш бабай һәм Кар кызы ролендә Тәмте балаларының өйләрендә булды. Бу көнне һәр йортта чын бәйрәм тантана итте, балалар да, олылар да шат иде. Сабыйларның күзләрндә сөенеч очкыннары күрү үзе зур шатлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International