3 гыйнварда Кама Тамагында ярны ныгыту буенча эшләр активлашты. Ике атнада зур күләмдә җир эшләре башкарылды. 18 гыйнварда эш барышын "Гидроспецстрой" КСУ проектчылары һәм "Главтатдортранс" ГКУ заказчылары бәяләде.
Бүгенге көндә биредә "Волгадорстрой" ҖЧШ һәм "Вираж+" ҖЧШ белгечләре һәм эшчеләре хезмәт куя. Башкарылган эшләр күзгә күренерлек. Көзен шпунтлар куйганнан соң грунт ишелә. Хәзерге вакытта эшчеләр терәк стенаны чистарталар. Аннан соң шпунтлар куелачак. Проект буенча терәк стена 403 метр тәшкил итә.
Бер үк вакытта сөзәк, яңгыр (кар) сулары агу өчен дренаж системалы өч төрле биеклектә терраса төзелеше алып барыла. Яр буеннан грунтны май заводы артындагы чокырга ташыйлар. Яр буе полосасы чистартылганнан соң анда терраса ясалачак.
Югары террасада күзәтү мәйданчыгы җиһазландырылачак. Аскысында култыкса һәм баскыч куелган суга төшү өчен ял зонасы була. Террасадагы юлларга вак таш җәелеп, җәяүлеләр өчен генә ачылачак. Тау битенә үлән чәчеләчәк. Төзүчеләр сүзенә караганда, җир эшләре апрель аена төгәлләнергә тиеш.