Кама Тамагында "Салават күпере" балалар бакчасында район балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән очраштылар.
Чараның максаты балаларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган басмаларга кызыксыну уяту.
Китапханәчеләр "Мурзилка", "Күңелле сурәт", "Күңелле кабартма", "Миша", "Клёпа", "Маша һәм аю" һ. б. җурналларның күргәзмәләрен оештырганнар иде. Балалар "Мурзилка" журналын балачакта аларның әниләре һәм әтиләре, әбиләре һәм бабайлары укыганын белделәр. Ул барысына да кызык, анда уеннар, әкиятләр, табышмаклар, хикәяләр рәсемнәр, шулай ук башваткычлар да бастырыла. Башка газеталар, журналлар да балаларда зур кызыксыну уятты
Чара ахырында балаларга журналлар бүләк ителде, шулай ук барлык балаларны китапханәгә чакырдылар.