– Без үз эшебезне 2010 елда ул вакыттагы район башлыгы Зөфәр Гарәфиев тәкъдиме белән башлап җибәрдек. Икегез дә тәҗрибәле терлекчеләр, сез булдырасыз, дип күңелләрдә өмет уты уятты, – дип башлады сүзен Мансур Зыяфәт улы.
– Эшебез белән һәрвакыт кызыксынып, ярдәм итеп торды, аңа зур рәхмәтебезне җиткерәм. Эшне башлаганда үз хуҗалыгыбызда 3 баш сыер бар иде. 500 мең сум ЛПХ кредиты алдык, 50х50 программасы буенча хөкүмәт 1 миллион сум акча бирде. Булганына өстәп, сарай салдык. 10 ай дигәндә инде 24 сыерыбыз бар иде. Сөтүткәрү, аны саклау, аппаратлар кую өчен аерым бүлмә җиһазладык. Иң авыры – терлек азыгы белән булды, ат белән чанадан башка бернинди техникабыз да юк иде. Зөфәр Галимуллович терлек азыгы белән дә булышты. Иң авыр ел әнә шул эшне башлап җибәргән беренче ел иде. Эштә исә төп терәк балалар булды.
Галимҗановлар биш бала тәрбияләп үстергән, авылда зур хөрмәткә ия гаилә. Бүген алар хуҗалыгында 75 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 25е савым сыерлары. 2 ат, 12 колын, 150 баш үрдәк, тавык, бройлерлар бар. Җәй көне 100 баш каз алып үстергәннәр, көзен суйганнар, язын яңаларын алырга планлаштыралар.
– Көнгә 480 кг сөт тапшырабыз, - ди Сания ханым. – Даныштан сөт җыючы Рамил Нигъмәтҗанов өйдән алып китә. Хәзер литрын 21 сумга ала. Итне урнаштыруда проблемалар юк. Үзебезнең даими клиентларыбыз бар, яз-көз район һәм республика күләмендә үткәрелүче ярминкәләрдә катнашабыз. Хөкүмәт сөткә, ашламага субсидия бирә.
Галимҗановларның 46 га җирләре бар. 23 гектарына печән, калганына арпа чәчәләр, өч Беларусь, ике МТЗ-82, бер МТЗ-80, ДТ-75 траклорлары бар. - Эш-мәшәкатьләр күп булса да, бу эшкә алынуыбызга үкенмибез, - ди Мансур Зыяфәт улы. – Олы Кариле булекчәсе җитәкчесе Вәкил Касыймовка, “Красновидово” ашлык кабул итү пункты җитәкчелегенә ашлыкны куеп тору өчен урын биргәне, хуҗалыкта агроном булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рәис Заһировка чәчү, уру чорында биргән төпле киңәшләре өчен бик рәхмәтлебез. Терлек азыгы әзерләү чорында төн йокламый эшлибез: чаптырабыз, тыгызлыйбыз, алып кайтабыз. Әле әзер печәнне сораучыларга сатып та бирәбез.
Авылда гаилә корган өлкән уллары Илнар белән мини-ферма төзәргә уйлый.
- Район җитәкчелегенә бер үтенечебез бар – терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерлар өчен махсус очрашулар үткәрелсен иде. Биредә тәҗрибә уртаклашу, киңәшләр алу, бер-береңнән өйрәнү мөмкинлеге булыр иде, - ди Галимҗановлар.
2016 ел йомгаклары буенча районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр баш санын арттыру буенча Олы Кариле авыл җирлеге иң яхшысы дип табылды. Әлбәттә, бу җиңүдә фермер Сания hәм Мансур Галимҗановларның да өлеше зур.