Укучылар бергә караячак фильмны тавыш бирү юлы белән атна дәвамында сайлыйлар. Аларны мәктәп үзидарәсе сайлап ала. Дәресләрдән соң өлкән сыйныф укучылары проектор әзерли, фойега спорт маталары җәяләр. Кич балалар юрганнар алып килеп, маталарга утыралар һәм бөтен мәктәп белән нәфис фильм карыйлар.
- Башта кино карар өчен өлкән сыйныф укучыларын гына җыя идек, хәзер 5 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәрге барлык укучылар да кино карый, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Хәсәнова.
- Кайвакыт пиццага заказ бирәбез, балалар аларны рәхәтләнеп ашый. Хәзер барлык мәктәпләрдә батырлык айлыгы бара, шуңа күрә сугыш турындагы фильмнарны сайлыйбыз. Өйләрендә телевизор, видеоплеер булуга карамастан, кино карарга бөтен мәктәп җыела. Кино көне укучыларыбызга ошый, алар фильмнарны шауламыйча, игътибар белән карый.