Легаль алкоголь куркынычсыз була

2017 елның 10 феврале, җомга
     Район авыл җирлекләрендә аракы 32 кибеттә сатыла. Халыкны алкоголь  белән тәэмин итү һәм легаль булмаган алкоголь  сатуны булдырмау  максатларында РайПО авылларга күчмә сәүдә белән чыга. 
     Бүген районда бары тик 57 сәүдә объекты гына алкоголь белән сату итә. Шуларның 16сы - “Татспиртпром” ААҖ, 11е – Кама Тамагы райпосына, 29ы – шәхси эшмәкәрләргә, 3се – федераль челтәр сәүдә объектлары (“Магнит”, “Пятерочка+”, “Бристоль”) кибетләренә карый.
     – Узган ел районда 18,4 мең дал алкоголь продукциясе сатылган, бу 2015 ел белән чагыштырганда 2%ка ким,- ди дәүләт алкоголь инспекциясе бүлегенең белгеч-эксперты Альбина Хафизова. – Татарстанда җитештерелгән аракы сату да 3%ка кимегән.      Бер кешегә бүлеп испләнгән алкоголь сату күләме дә ким, Республика күрсәткечләре белән чагыштырганда 2,7 литрга. Ә менә Татарстанда җитештерелгән сыра 2015 ел белән чагыштырганда 1,3 мең далга күбрәк сатылган. Шул ук вакытта үсеш республика күрсәткеченә карата 13%.
     Кайбер сәүдә нокталарында ел дәвамында алкоголь продукциясе сатылмаган. Сәбәпләре дә төрле: сатучылар булмау, кибетне ремонтлау, лицензия рәсмиләштермәү, ЕГАИС системасы аша сатканда өзеклекләр булу. 

     Район авыл җирлекләрендә аракы 32 кибеттә сатыла. Халыкны алкоголь  белән тәэмин итү һәм легаль булмаган алкоголь  сатуны булдырмау  максатларында РайПО авылларга күчмә сәүдә белән чыга.

- Автолавка билгеләнгән график буенча кечкенә авылларга атнага өч тапкыр чыга, - ди РайПО рәисе Нина Колчина. – Без теге яки бу сәбәпләр белән сәүдә нокталары ябылган авыллар – Уразлино, Сатлыган, Келәр, Кече Салтык һәм башка авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәбез. Халыкка туклану продуктлары, көнкүреш химиясе, көндәлек куллану товарлары, шул исәптән алкоголь продукциясе тәкъдим итәбез. Көненә күчмә сәүдәдән уртача 6 мең сум керем алына.

- Шуңа да карамастан, районда законсыз аракы сату фактлары бар, - дип сүзен дәвам итте Альбина Марат кызы. – Мобиль төркем полиция хезмәтләре белән берлектә ел башыннан 198 контроль чара үткәргән, бу вакытта әйләнештән 95 литр легаль булмаган алкоголь продукциясе алынган. Аерым алганда, “ике төрле билгеләнештәге” составында спирт булган сыеклык сатучыларга 10ар мең сум штраф салынган. Куйбышев Затон штпда ике урында көмешкә сату очрагы ачыкланган, аларның берсеннән 5 литр, икенчесеннән 40 литр көмешкә алынган. Шулай ук сәүдә нокталарында аракы сатуны чикләү вакытын бозу, лицензиясез аракы сату фактлары теркәлгән. Административ хокук бозу очраклары турындагы хәбәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырылган. Канун бозучыларга 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф алынган.

Моннан тыш, комиссия әгъзалары “Халык контроле” порталындагы мәгълүматларны даими карап бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International