Укучылар якташыбыз Ибраһим Гази тууына 110 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
Ибраһим Гази (1907–1971)
Cовет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле – проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Гази (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев) 1907 елның 4 февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Олы Карамал авылында крәстиян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чактан ук төрле михнәтләр, мохтаҗлыклар күреп үсә. 1919–1924 елларда ул Тәтештәге балалар йортында тәрбияләнә, шунда урта белем ала, шунда комсомол сафына басып, актив җәмәгать эшчәнлеген башлый. 1924 елда яшь егетне Казандагы өлкә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1926 елда мәктәпне уңышлы тәмамлагач, И.Гази башта комсомолның Кукмара волость комитеты секретаре, аннары Мамадыш кантон комитеты секретаре, 1929–1931 елларда исә комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире булып эшли. Бер үк вакытта ул Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында мөхәррирлек вазифаларын башкара. 1927 елда Коммунистлар партиясенә әгъза итеп алына. Шушы ук елларда И.Газиның актив иҗат эшчәнлеге дә башлана. Аның беренче әдәби әсәрләре – лирик парчалары («Көлмә, Идел!», «Соңгы чаң» һ.б.) матбугатта 1929 елда басылып чыга.