Кама Тамагы урта мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе – 2017" бәйгесенең муниципаль этабы старт алды

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

   Бүген Кама Тамагы урта мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе – 2017"  бәйгесенең муниципаль этабы старт алды.

   Анда катнашу өчен районның 12 мәктәбеннән 12 укытучы теләк белдерде.

   Беренче турда укытучылар жюрига  үзләренең  портфолиосын, "Визит карточкасы"ның презентациясен, дәрестән тыш чараларны оештыру, шулай ук тәрбия эшләре системасында үз проектларын тәкъдим иттеләр.

   Ярышыр өчен мәктәпнең актлар залы сәхнәсенә Раушания Хәйруллина (Кама Тамагы урта мәктәбе), Татьяна Шулаева (Затон мәктәбе), Анастасия Миңгалеева (Рудник мәктәбе), Гөлназ Галиханова (Татар мәктәбе), Андрей Кисилев (Кадет мәктәбе), Ольга Сундукова (Тәмте мәктәбе), Рәсимә Гыймадиева  (Олы Кариле мәктәбе), Рәмзия Хәйруллина (Иске Казиле мәктәбе), Гөлнур Садыйкова (Олы Салтык  мәктәбе), Наталья Сорокина (Сөйки мәктәбе), Ләйсән Кудрявцева (Красновидово мәктәбе), Гөлүсә Гарифуллина (Кирельск мәктәбе) чыкты.

   Беренче турдан соң лидерлар билгеләнде. Алар: Татьяна Шулаева, Анастасия Миңгалеева, Гөлназ Галиханова, Рәмзия Хәйруллина. 15 февраль көнне алар дәрестән тыш чаралар уздырачаклар һәм аларга үзанализ ясаячаклар. Шуннан соң муниципаль этапның җиңүчесе билгеләнәчәк, ә ул инде безнең районны  зона этабында тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International