Кама Тамагы районының мини-футбол буенча ачык район беренчелеге

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

   "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында ТР Кама Тамагы муниципаль районының  мини-футбол буенча 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында  ачык район беренчелеге узды. Чарада  Кама Тамагы, Буа һәм Тәтеш командалары ярышты.

   Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

I урын - Буа

II урын - Кама Тамагы

III урын -  Тәтеш

Командаларга алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International