Татарстан Росреестры яңа закон буенча регистрация үтү өчен документларны Интернет аша бирү хокукын гамәлгә кертте

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

    Бүгенге көндә иң мөһиме: халыкка тиз арада дөрес итеп дәүләт хезмәтләре күрсәтү. Документларны никадәр тиз арада тутыралар икән, дәүләт икътисады да тиз үсеш ала.  Росреестрның  регистрацияне электрон формада үткәрә алуы бүгенге көннең мөһим яңалыгы булып тора. Теләсә-кайсы яңалык халыкны башта нык сагайта. Аеруча да өлкән буын моңа шикләнеп карый. Алар элекеге кебек документларны үзләре бирүне хуп күрәләр. Шуның өчен яңалык кертү өлкәсендә бик тырышып эшләргә кирәк. Февральдә 2017нче елның 1 январь № 218-ФЗ «Күчемсез милекне Дәүләт регистрациясе» законы нигезендә документларны электрон тапшыру башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International