Кама Тамагы районы китапханәсендә Халыкара китап бүләк итү көне

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

14 февральдә Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсендә Кама Тамагы урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән  (сыйныф җитәкчеләре Антонова И. Ф., Бубнова. Н.А.) – Халыкара китап буләк итү көнен билгеләп үттеләр.  Бу көнне дөньяда бөтен кешеләр  яхшы китаплар белән уртаклаша, шулай ук туганнарына, дусларына яки күршеләренә бүләк итә.

Бу бик яхшы  традиция, чөнки китаплар тәҗрибә  һәм белем биреп кенә калмый, ә укучыларны илһамландыра. Бу көнне китапханәчеләр акция оештырдылар. Алар балаларга «Мишуткины журналы» сериясеннән балаларга басмалар буләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International