Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авылы китапханәсендә «Изге Вәли көне» нә багышланган тематик чара узды. 8-9 сыйныф укучылары белән әңгәмә "Мәхәббәт турында сөйләшик" дип аталды . Балалар сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләрен белдерделәр. Шулай ук алар өчен интеллектуаль уеннар үткәрелде, күргәзмәдәге китаплар белән танышу оештырылды, видеороликлар күрсәтелде. Мәктәп укучылары барысы бергә мәхәббәт - ул буш сүзләр генә түгел, ә сөйгән кешең өчен җаваплы булу, үзеңнең эчке һәм тышкы сыйфатларың өстендә даими эшләү дигән нәтиҗәгә килделәр.