Янгын! Күңелләрдә шомлы хисләр тудыручы нинди коточкыч сүз. Арабыздан күбебезнең күңелендә кайгы уртаклашу хисләрен, ә кемнеңдер үзенә янгын вакытында алган тән җәрәхәтләре барлыгын искәртә. Тик битараф булырга да ярамый. Һаман да өскә үрмәләгән статистика биргән мәгълүмәтләргә караганда, янгын сүзе артында яшерелгән өзелгән гомерләр куркытып куя.
2016 елда гына да Россия Федерацияендә янгын чыгып араларында 420 бала, барлыгы 8711 кеше мәңгелеккә күзен йома. Уйланып карасак көненә 380 янгын чыгып, ай саен 725 кеше һәлак булган дигән сүз. Әлеге статистик мәгълүмәтләр бик тә аяныч. Янгын чыгу сәбәбенең киң таралганы һәм иң куркынычы – халыкның ут белән саксыз кылануы, шулай ук электр җиһазларын дөрес һәм төгәл кулланмавы белән бәйле. Үз-үзләрен, якыннарын куркыныч астына куеп ут белән саксыз эшләп биш меңләп кеше вафат, шулай ук төрле тән җәрәхәтләре алдылар.
Янгыннан саклау бүлеге хезмәткәрләре оешма эшчеләренә, халыкка куркынычсыз яшәү рәвешләрен бәйнә-бәйнә аңлатып игътибар үзәгендә тотарга тырышалар. Коточкыч саннарга караганда электр, аппаратлар, җиһазлар, гомумән ут белән сак эш иткәндә генә, кешенең сәламәтлегенә, гомеренә куркынычсызлык өстенлек ала. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү – азагы начар һәм аяныч тәмамлануга ачык юл.