Кама Тамагы районы Яңа Сала авылы китапханәсендә "Муса Җәлил - патриот, герой, шагыйрь" дигән тематик кичә үткәрелде.
Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы, иҗаты, батырлыгы чын горурлык уята. Бүгенге көндә аның исеме онытылмый. Ул милләтебез горурлыгы. Укучылар кичәдән соң бик теләп Муса Җәлилнең китапларын өйләренә укырга алдылар.