Бүген район Үзәк китапханәсендә “Китапханә эшчәнлегендә яңа технологияләр һәм идеяләр” дигән семинар-киңәшмә үтте.
Туплау бүлеге мөдире Гусамова Г.И. РУСЛАН программасы белән таныштырды. Әйдәп баручы методист Мөхәммәтвәлиева Ф.Р. китапханәләрдә музей почмагы булдыруның кирәклеген җиткерде. Төбәкнең тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, аның күренекле кешеләрен белү, аның үткәне һәм бүгенгесе белән танышу һәркем өчен буыннар чылбырының нигезе булып тора. Китапханә каршында эшләүче музей яңа формалар белән эшләү мөмкинлеге дә тудырачак. Соңгы вакытта китапханәнең роле мәдәни һәм экологик туризм буенча мәгълүмат үзәге буларак та үсә, әлеге юнәлештә дә эш алып бару карала. Китапханәчеләрнең төп бурычы – үзе яшәгән төбәкнең тарихын барлау, күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында мәгълүмат туплау һәм китап укучыларга җиткерү.
Варварино авыл китапханәсенең китапханәчесе Нуруллина Л.В. үз җирлегендә ясаган музейга виртуаль экскурсия үткәрде.
Киңәшмә ахырында китапханәгә бердәм укучы билетын гамәлгә кертү буенча практик чара утте.