Ишем клубы ишекләре hәркем өчен ачык

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

     Капиталь ремонт барышында искегә тимә, исең китәр дигәндәй, эшчеләр стеналарның нык тузган булуын ачыклый, түбәсе дә яраксыз хәлгә килгән. Шуңа курә иске бинаны кабатлаган яңасын төзергә карар ителә. Эшләр 2015 елдан 2016 елга кадәр бара. Буген заманча, матур клуб бинасы карап туймаслык. Клуб мөдире булып 9 елдан артык Алсинә Хайретдинова эшли.

- Күптән түгел яңа 50 урындык кайтартылды. Теннис өстәлебез, зур телевизор бар. Бина эчендә санузел ясалды, - дип шатланып сөйли Алсинә Рәфгатъ кызы. — Бер кабинетны музей итеп җиһазладык. Бүгенге көндә монда 90 экспонат бар. Авыл тарихы турында альбом төзи башладык.

     Без килгәндә клубта репитиция бара иде, спектакль кую буенча район бәйгесенә әзерләнәләр. Залда өлкән яшьтәге ханым — Дания апа Зайнуллина утыра.

     - Мин пенсионер, - ди ул. - Клубка газета-журналлар укырга киләм, кул эшләре түгәрәгенә йөрим (биредә бик куп матур кул эшләрен күрергә була). Яңа клуб төзелгәнгә без шатбыз. Клуб мөдире Алсинә төрле чаралар үткәрә. Дини байрәмнәрне дә биредә уздырабыз, чөнки авылыбызда мәчет юк. Чараларга район үзәгендә яшәүче авылдашларыбыз да кайта, 50-55 кеше җыела. Безнең авыл өчен бу аз түгел. Алсинә район мәдәният йортыннан үзешчән артистларны да концертлар белән чакыра. Мондый чаралар безгә бергә җыелу, аралашу, ял итү мөмкинлеге бирә. Узган ел төзекләндерү буенча Ишемдә шактый эш башкарылган.

- Авыл халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган обелискта исем-фамилияләр язылган тактаны яңартты, - ди Кирельский авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева. — Авылдагы чишмәне тезекләндерде. Өйләренә су кертелгән булса да, чәй суына чишмәгә йөриләр. Үзара салым акчасына авыл эчендәге юлларга вак таш җәелде. Планда күпер ремонтлау тора. Бу авыл халкы өчен бик мөһим. Күпер булмаса, язын зиратка кадәр барырга кыен. Ишемлеләр авылны төзекләндерүгә җаваплы карый, өмәләрдә актив катнаша, күп санлы республика программалары нәтиҗәсендә авылда барлыкка килгән уңай үзгәрешләргә шатлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International