16 февральдә "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, "Армия сафларында хезмәт итәчәкмен" дигән дәрес үткәрде.
Чараның төп максаты- балаларга патриотик тәрбия бирү һәм аларда Россия армиясенә карата хөрмәт һәм ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Бурычлар: уңай эмоцияләр, ярдәм итү үсешенә йогынты ясау; чыдамлылыкны, күзаллауны үстерү һ.б.
Конкурста ике команда: "Богатыри" һәм "Батырлар" катнашты. Конкурс барышында командалар төрле конкурсларда катнашып, төрле табышмакларга актив җавап бирделәр. Чара азагында бәйге нәтиҗәләре игълан ителде - дуслык җиңде.