20 февральдә Кама Тамагы районы үзәк хастаханәсендә медицина советы узачак.
Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнаша. Шул ук көнне сәгать 11.30дан 12.30га кадәр Фәридә Фатыйх кызы гражданнар кабул итә. Кабул итү хастаханәнең баш табиб кабинетында узачак. 2-15-85, 2-19-83 телефоннары аша язылырга була.