Кама Тамагы районы Ишем авылында яшәүче Зәйнуллиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте

2017 елның 17 феврале, җомга

Моннан нәкъ алтмыш ел элек Мөсфирә Нурулла кызы һәм Фәрит Кәрим улы уртак гаилә корганнар.

     Алар икесе дә Ишемдә туып үскән, бер сыйныфта укыганнар.
     – Ул мәктәптә укыган чакта ук миңа игътибар итте, шул вакыттан бирле күзеннән ычкындырмады, – дип елмаеп искә ала Мөсфирә апа.
     Аларның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. 
     – Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Әтием олы яшьтә булу сәбәпле сугышка алынмады, аны бездән 3 километр ераклыкта урнашкан Шершалан авылына комбинатка эшкә җибәрделәр. Ә мин үгез җигеп, район үзәгеннән, Красновидоводан чәчүлек орлык ташыдым. 10 яшьтә трактор руле артына утырдым. Трактор йөртергә үзлегемнән өйрәндем. Авыл малайлары техникага яшьтән тартыла бит. Бик авыр вакытлар иде. Хәтерлим әле, күпме кыр сөрелмәгән килеш калды, чөнки эшче көчләр җитмәде. Гомерем буена нинди төр марка тракторларда эшләргә туры килмәде. Хезмәт юлымны туган авылымдагы “Алга” колхозында башладым, соңрак безнең хуҗалыкны Балтачтагы “Октябрь” колхозына, аннары Сөйкидәге “Кызыл маяк” һәм ахырдан Кирельский совхозына куштылар, – дип искә төшерә Фәрит абый.
     Мөсфирә Нурулла кызы шулай ук колхозда  хезмәт куйган. “Чүп тә утадым, бозаулар да карадым, сыер   савучы  булып та эшләдем, кияүгә чыккач, бригадада эшли башладым. Нәрсә белән шөгыльләнсәк тә, эш җитәрлек булды. Кайвакыт хәтта төшке ашсыз да кала идек”, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
     Озак еллар буе фидакяр хезмәтләре өчен алар күп санлы юбилей медальләре, “Коммунистик хезмәт ударнигы” күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Ә иң зур байлыклары – 4 балалары, оныклары һәм оныкчылары. Алар барысы да Казанда яши. Ләкин һәр ялда туган авылларына әти-әниләре янына кайтып, йорт эшләрендә булышып китәләр.
     - Авырлыклар, сынауларны кичергән безнең буын өчен бүгенге тормыш җәннәткә тиң, - ди алар.
     - Балалар, оныкларга тынычлыкта яшәргә язсын. Бүгенге тормышның кадерен белергә, һәр туган якты таңга сөенеп, Ходай бүләге дип кабул итәргә кирәк.
     Озак еллар бергә яшәү серен Зәйнуллиннар сабырлыкта күрә.
     - Тормышта төрле чак була. Бер-береңә карата сабыр, түзем булырга, юл куя белергә кирәк. Бөтен эшне дә киңәшләшеп эшләү мөһим. Балаларның үз тормышы. Гомер узган саен янәшәңдә пар канатың булу кирәк. Балаларыбыз безгә еш кына: “Әти-әни, сез бик бәхетле”, - дип әйтә.
     Чыннан да, бер-береңә булган мәхәббәт, хөрмәт һәм тугрылыкны гомер буена саклап кала алу, тигезлектә яшәү – зур бәхет. Районыбызда шундый гаиләләр булганга без бик шат. Бриллиант туйларын билгеләп итүчеләр бөтен парлар өчен чын мәхәббәт һәм гаилә өлгесе булып тора, аларга хөрмәт хисе белән, сокланып карыйсың. Юбилярларга сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International