16 февральда Балалар музыка мәктәбендә «Өстәмә белем бирү буенча иң яхшы укытучы» исемендәге бәйге узды. Музыка мәктәбе педагоглары үз эшчәнлекләрен ачык һәм ижади тәкъдим иттеләр. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча Мухамадеева Зөлфия Маратовна жиңуче булып танылды. Ул безнең районны конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәк. Хайбуллина Зимфира Римовна һәм Булатова Светлана Владимировна призлы урынны яуладылар.