«Онытылмас еллар» герое.
Күренекле якташларыбызның туган көннәрен билгеләп үтү – күптәннән килгән изге традиция ул. Без, китапханәчеләр, Үзәк китапханәдә аларның иҗат мирасын кадерләп саклыйбыз һәм китап укучыларга һәрдаим җиткереп торабыз.
17 февраль көне Үзәк район китапханәсендә Кама Тамагы урта һәм төп татар мәктәбе, РОНО, РДК, Рудник урта мәктәбе белән берлектә күренекле язучы, якташыбыз Ибраһим Газинең тууына 110 еллыгына багышланган “Туган җиремне сагынам” дигән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне “Гүзәл Кама Тамагы” җыры белән Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары (Закирова С., Хайруллина Р., Хасанова Л., Хусаинова Ч.) башлап җибәрде. Залда И.Гази әсәрләреннән һәм аның турындагы материаллардан китап күргәзмәсе оештырылды, стенд ясалды, шәҗәрәсе куелды. Бәйрәмне алып баручы Төп татар мәктәбе укучылары Кадыйров Салават һәм Хуҗина Рузилә (җитәкчеләре Хайруллина А., Айсина А.) язучының тәрҗемәи мәгълүматларны сәхнәләштерелгән күренешләр белән бәйләп бардылар.
...Менә кечкенә Хәлимне әнисе теләнергә җибәрә... Әлеге күренешне Кама Тамагы урта мәктәбенең укучылары Гайнуллин Камил, Шәйхаттаров Ильяс, Гафиуллина Лиана күрсәттеләр. Беренче тапкыр ятимлек ачысын тату. Балалар йорты, әнисенең үлеме, икеләтә ятимлек. Шушы авырлыкларны җиңеп, тормышта файдалы кеше булу өчен көрәшү... Бөек Ватан сугышы еллары... Авыр да, газаплы да, татлы да булган әдәби иҗат юлы. И.Гази – әдәбиятыбыз тарихында тирән эз калдырган хикәяләр, роман-повестьлар авторы. Әмма алар арасында әдип бөтен иҗат гомере буена язган, үзенә аның гомер буе туплаган тәҗрибәсен һәм күзәтүләрен, күңел байлыгын һәм иҗат дәртен сыйдырган бер китабы бар. Ул тарихи темага багышланган “Онытылмас еллар” эпопеясы. Трилогиядә авторның үз “мине” турыдан-туры катнашмаса да, героен ул барыбер кайчандыр үзе йөргән юллардан йөртә.
Шулай ук “Алмагачлар чәчәк ата”, “Малайлыкта кунакта” әсәрләренең бик күп геройлары Олы Карамал авылы, шушы төбәк тарихы белән турыдан-туры бәйле, аларның данлы эшләре югалмаган, бу эшләр китап битләренә күчкән. Әсәрләрдән өзекләрне укучылар Бикмуллина Рәзилә, Закирова Илсия, Хамидуллин Раил (җитәкче Исмагилова Гульнара Рафаел кызы), Булатова Лиля, Кетцян Араксия, Мухамедшин Айрат, Гумирова Гөлия сәнгатьле итеп укыдылар. Татар әдәбиятында үз урынын алган Карамал авылына багышлап язылган якташ шагыйрь Хәмид Вәлидинең “Карамал” шигырен Рудник мәктәбеннән Гибадуллин Илмир (җитәкчеләре Миннегалиева Э., Хусаинова В.) сөйләде. Туган як, туган авылга багышланган җырларны татар мәктәбе укучылары Мухамадиева Э., Сабирова А., Валиева И., урта мәктәптән укучы Фәйзуллин И. һәм укытучы Хайруллина Р.Ш. баянчы Әнәс Мәһдиевкә кушылып башкардылар.
Кичәнең ахырында мәгариф идарәсе методисты Камалиева Ландыш катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырды.
Әдәби сәләтен халыкка хезмәткә багышлаган якташыбыз И.Газинең иҗатына битараф булмаган һәркем кичәдән рухи азык алды.
Уку залы хезмәткәре Миләүшә Заһретдинова.