Медпункт булу - зур байлык

2017 елның 18 феврале, шимбә

     Тумышы белән Татьяна ханым күрше Тәтеш районыннан. Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң юллама белән безнең районга эшкә җибәрелә. Бер ел Кирельский авылында эшләгәннән соң, аны Ишем авылына билгелиләр. Биредә мәхәббәтен очрата, уртак тормыш коралар, балалар үстерәләр. Ул инде саф татарча сөйләшә, бик аралашучан, мөлаем ханым.

     - Бугенгесе көндә 60 кешегә хезмәт күрсәтәм. Йөрәк авыруы белән 6, кан басымы белән бәйле 10 авыру, 1 шикәр диабеты белән авыручы исәптә тора, - ди Татьяна Геннадьевна. - Авырулар буенча барлыгы 12 инвалид исәпләнә, бер Чечен хәрәкәтләрендә катнашучы бар. Сөйки участок врачы льготалы даруларга рецепт яза, аларны район аптекасыннан алып кайтып бирәбез. Ә калган авыручылар даруга заказ һәм акча бирә яки аларга кирәкле дару препаратларын үз акчама алып кайтып торам.

     Татьяна Геннадьевна сүзләренә караганда, ул төшкә кадәр медпунктта кабул итә, төштән сон өйләрдә була. Кан басымын үлчи, кубрәк профилактик әңгәмәләр уткәрә. - Диспансеризация һәм флюорография уткәндә үзәк район хастаханәсе баш врачы Ильяс Минвәлиев кешеләрне йөртү өчен "Ашыгыч ярдәм" машинасы бирә, - ди ул. - Эштә проблемалар юк.

     Медпункт бинасы җылы, якты, уңайлы. Бүгенгесе көндә зур булмаган үз авылында медпункт булу зур байлык инде ул. Авылдашларыннан да Татьяна Заһидуллина адресына бары тик җылы сүзләр генә ишеттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International