- Иске кибет бинасы авария хәлендә иде. Ә хәзер бездә җылы, якты һәм матур. Нина Колчинага рәхмәт, - ди сатучы Софья Гыйлметдинова. - Халык саны аз булуга карамастан, кибет киштәләрендә киң ассортимент товар булдырырга тырышабыз.
Кибеттә 4 әби утыра иде, алар һәрчак Яңа Сала пекарнясыннан кайтарылган яңа пешкән ипи алырга килә икән. Әминә Хәйруллина, форсаттан файдаланып, район һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде: "Безнең авылда гадәти лампаларны диодлы лампаларга беренчеләрдән булып алыштырдылар. Хәзер безнең урамдагы 14 баганада ут яна. Президентыбыз Рөстам Миңнехановка моның өчен зур рәхмәт".