"Кама Тамагы" полиция бүлегендә Ачык ишекләр көне

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

   Ватанны саклаучылар көне алдыннан, "Батырлык атналыгы" еллык патриотик акциясе кысаларында, 17 февраль көнне "Кама Тамагы" полиция бүлегендә Кама Тамагы урта мәктәбенең  сигезенче сыйныф укучылары өчен  ачык ишекләр көне узды.

   Очрашу башында балалар алдында "Кама Тамагы " полиция бүлеге җитәкчесе Васильев Алексей Анатольевич чыгыш ясады. Ул полиция бүлегендә булган бүлекчәләр һәм аларның эше турында сөйләде. Тулырак итеп үз бүлекчәләре турында җинаятьчеләрне эзләү җитәкчесе Хөснетдинов И. И., өлкән тикшерүче Габидуллин И. Г. һәм ЮХИДИ бүлеге инспекторы Воробьев Н.А. сөйләде. Балаларда иң зур кызыксынуны коралларны демонстрацияләү уятты. Алар кулларында пистолет, автомат тотып карадылар һәм бронижилетның бөтен аврылыгын үзләренең җилкәләрендә тойдылар.

   Аннары укучылар полиция бүлеге музеенда булдылар. Анда ветераннар Советы рәисе Данилов М. Г.  аларга бүлек тарихы турында сөйләде. Ахырда балаларга кинолог Акберов Р. В. хезмәт этләренең төрле командалар башкаруларын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International