Олы Салтык мәдәният йортында урам концертлары дәвам итә. 18 нче февраль көнне халык телендә "Күпернең теге ягы" дип йөртелә торган урам кешеләре тарафыннан әзерләнгән "Гомерләр узмасын заяга" дип исемләнгән зур концерт булды. Клуб 3 сәгать буе шау-гөр килеп торган, алкышларга күмелде. Соңыннан эстафетаны шул урамнарда депутат булган авыл җирлеге башлыгы Х.Х. Ибатов тапшырдылар. Инде алар чираты, көтәбез.
Майсаря Гумирова