Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов Ватанны саклаучылар көне белән котлый

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар!

Чын күңелдән сезне данлы бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу көнне без Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтларның сугышчан гамәлләрендә катнашучыларны,  шулай ук Россия Федерациясенең Кораллы көчләре традицияләрен саклаучы яшь Ватанны яклаучыларны хөрмәтлибез. Бу – гомерен илебезне яклауга багышлаучылар бәйрәме. Без туган илебезнең бәйсезлеген һәм иреген яклап көрәшкән якташларыбызның батырлыгын онытмыйбыз. Бүгенге көндә илнең суверенлыгын һәм милли мәнфәгатьләрен яклаучыларга, ил тынычылыгын һәм иминлеген саклаучыларга зур хөрмәт белән карыйбыз.

Хәрби хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә аеруча рәхмәт сүзләре белдерәм. Чын күңелдән Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветераннарын, запастагы хәрбиләрне, хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүче, һәм бу данлы юлга басарга әзерләнүчеләрне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы                                                               П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International