Район җитәкчелеге Зияфатова Халидә Хәсәнҗан кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

     2017 елның 26 февралендә Балтач авылында яшәп ятучы Зияфатова Халидә Хәсәнҗан кызын Кама Тамагы муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыров һәм Балтач авыл җирлеге башлыгы Динар Мухаммадуллин 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

     Халидә Хәсәнҗан кызына Россия Президенты В.В.Путинның котлау телеграммасын һәм Кама Тамагы муниципаль районы исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алмаз Альбертович үзе һәм район башлыгы Павел Лоханов исеменнән Халидә ханымга яхшы, күтәренке кәеф һәм бары тик изге теләкләр генә теләде.

     Зияфатова Халидә Хәсәнҗан кызы 1927 елның 26 февралендә Кама Тамагы районының Келәнче авылында туа. 3 айлык сабый чагында аның әнисе үлеп китә. Гаиләдә алар 6 бала булалар. Әтиләре аларны ялгызы гына тәрбияләп үстергән. Зияфатова Халидә 3нче сыйныфта укыганда, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Әтисен һәм өч бертуган абыйсын сугышка алып китәләр. Ике абыйсы сугыштан кире кайтмый, ә берсе авыр җәрәхәтләр белән кайта. Әтисе сугыштан кайткач каравылчы булып эшкә урнаша һәм озын гомерле булып 97 яшенә кадәр җитә. Сугыштан соңгы елларда Халидә урман кисү эшендә эшли. Эше авыр булуга карамастан, тапшырылган эшләрен башкара. 1964 елда үзенең булачак ире Зияфатов Халиулла Зияфатулла улы белән таныша. Беренче никахтан Халиулланың дүрт баласы була, тик Халидәне бу куркытмаган һәм ул аңа кияүгә чыгып, аның балаларын үз итә. 1964 елдан колхозда төрле эштә эшли. Күптән түгел ире Зияфатов Халиулла белән уртак тормышларына 50 ел тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International