Кичәгә ир-егетләребез үзләренең парлары белән чакырылган иде, алар ярыш-уеннарда да бергә катнаштылар. Әлхәт Дәминов исә, авыл урамы буйлап моңлы гармун көйләре яңгыратып килеп керде кичәбезгә. Ул шулай авылдашларны бәйрәмгә чакырды.
Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова ачып җибәрде. Ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап үтте. Кичә матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Килгән кунаклар уеннар, конкурсларда катнашып, бик матур итеп күңел ачтылар, биеделәр һәм җырладылар. Садриева Лилия, Габдуллина Гөлшат әзерләгән чәй табыны артында бәйрәм дәвам итте. Соңыннан дискотека оештырылды.