Алдынгыларга бүләкләр тапшырылды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

     Эш визиты вакытында Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кама Тамагы районы алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында "Кама Тамагы" СХП” ҖЧҖ "Бортас" бүлекчәсенең машина йөртүчесе Мухамадуллин Искәндәр Ислам улына мактау грамотасы һәм Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан истәлекле сәгать тапшырылды.

     Мухамадуллин Искәндәр үз тормышын туган Балчыклы авылы белән бәйләгән. Иртә әтисез калу сәбәпле, бер туган апасы белән әниләренә хезмәттә ярдәм итә, 10-12 яшьтә техника белән шөгыльләнә башлый. 1980 елда хезмәт эшчәнлеген "Алга" колхозында машина йөртүче булып башлый. Армиядән соң  1981-1983 елларда  тракторчы булып эшли, 1995 елның июлендә машина йөртүче булып күчерелә.  Искәндәр Ислам улы авыр эштән курыкмый, авыл хуҗалыгы предприятиясенең эшендә алыштыргысыз хезмәтче булып санала. Бик тырыш, үзенең максатчанлыгы белән аерылып тора. Елдан-ел хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра. Үзенең бай эш тәҗрибәсен яшь эшчеләр белән уртаклаша, ярдәмчел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International